Татарстанда җир участоклары алу исемлегенә 21 мең 110 гариза бирүче кертелгән

2013 елның 31 мае, җомга

Татарстан Республикасында соңгы мәгълүматлар буенча күпбалалы гаиләләргә 18 мең җир участоклары тәкъдим ителгән, шул исәптән май аенда - 422 җир участогы. Барлыгы республикада җир участоклары алу исемлегенә 21 мең 110 гариза бирүче кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. Киңәшмә гадәттәгечә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, Татарстанда җир участокларын гариза биргән күпбалалы гаиләләрнең 84 проценты алды.  Шул ук вакытта 1146 гаилә өч мәртәбә тәкъдим ителгән җир участокларыннан баш тартты. Аларның җир участокларын алу исемлегенә кабат кертелү мөмкинлеге сакалана.  

Татарстан башкаласы - Казанда җир участокларын алу исемлекләренә 4172 күпбалалы гаилә кертелгән. Азат Хамаев ассызыклаганча, Казан буенча  дефицит 936 участок тәшкил итә.

Азат Хамаев сүзләренчә, 780 күпбалалы гаилә алынган җир участокларында төзелеш эшләрен башлап җибәргән инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International