Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе – 2021” республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Искә төшерәбез, 2021 елда конкурс 7 номинация буенча узачак: “Югары конкурентлылык сәләте өчен”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар потенциалының актив үсеше өчен”, “Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен”, “Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен”.
Конкурста катнашучыларның исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләрнең берләшмәләре һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе тәкъдимнәре нигезендә төзелгән.
Барлыгы конкурста катнашу өчен 120 тәкъдим җибәрелгән. 2021 елда үзләренең коллективлары белән югары күрсәткечләргә ирешкән 97 җитәкче конкурс номинанты булды.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов конкурс лауреатлары исеменә кандидатларны тәкъдим итте.