Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уральскта Казахстанга визиты кысаларында Габдулла Тукайга һәйкәлне карады, бөек татар шагыйрененә багышланган музей һәм Тукай йөргән мәчеттә булды. Аны Көнбатыш-Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев озата бырды.
Иртән Рөстәм Миңнеханов һәм Нурлан Ногаев Казахстан шагыйре Абай Конанбай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Шуннан кунаклар Габдулла Тукай һәйкәле янына юл тоттылар.
Тукай Уральскта 12 ел гомерен уздырган. 9 яшендә шәһәргә килеп, ул биредә 21 яшенә кадәр торган. Шул вакыт эчендә ул бөтен Россия империясендә атаклы шагыйрьгә әйләнә, 50 шигырь яза, шул исәптән "Шүрәле" һәм "Пар ат" атаклы әсәрләрен иҗат итә.
Татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән кыска интервьюда күргәннәрдән калган тәэсирләре белән уртаклашты. "Бик кызык шәһәр, үзенчәлекле һәм бөек шагыйрьләр Тукай һәм Абай турында истәлекләрне саклаулары бик тә кунандыра", - дип белдерде ТР Президенты.
Ул Габдулла Тукай мемориаль музеенда булды. Музей Тукая мөгаллиме - Кызыл мәчет имамы Мотыйгулла хәзрәт Тохватуллин яшәгән йортта урнашкан. Музейда Тукай тормышы белән бәйле әйберләр җыелган, аның мөгаллименең эш кабинеты тәкъдир ителгән. Тукай хәтерен мәңгелләштерүгә бик күп көч сарыф иткән профессор Разак Әбүзәров Татарстан Президентына экскурсия уздырды, шуннан Р.Миңнеханов мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.
"Бик тә кызыклы һәм әйбәт музей, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Разак Әбүзәровка. - Хезмәтегез өчен рәхмәт".
Татарстан делегациясе шулай ук Кызыл мәчеткә дә барды - Уральскның иң борынгы мәчете, аңа Габдулла Тукай да йөргән булган. Узган гасырның 20нче елларында ул ябылган булган һәм 2000 елда гына меценатлар һәм монда яшәүче мөселманнар акчасына төзекләндерелгән. Рөстәм Миңнеханов мәчетне карап чыкты һәм биредә намаз укыды.