Казахстанда яшәүче татарларның уңайлы тормыш өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар: хакимиятләр белән диалог һәм үз телләрен, мәдәниятен, үзенчәлеген саклап калу өчен һәм монда ил җитәкчелегенең дә өлеше бик зур. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казахстан Республикасы милли-мәдәни берләшмәләре делегацияләре белән очрашуда шул фикерне әйтте. Очрашу Татарстан Республикасы делегациясенең Казахстан Сабантуена визиты кысаларында Уральск шәһәрендә узды, анда шулай ук Көнбатыш Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев, Россия Федерациясенең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казахстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ералы Тугжанов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Казахстан белән Россиянең тарихи якынлыгын ассызыклады. "Безнең якынаюда Татарстана роле бик зур, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. - Казахстанда 226 мең татар яши, аларга монда яшәве уңайлы, хакимияткә үз сорауларын, үз мәнфәгатьләрен җиткерә алалар. Монда татарларның үзенчәлеген саклап калу өчен бөтен шартлар тудырылган, Казахстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Президент Нурсултан Назарбаевка рәхмәтемне белдерәсем килә".
Казахстанда яшәүче халыкларның үзенчәлеген саклап калуның мөһимлеген раслый торган бер факт итеп Татарстан Республикасы Президенты бүген үткәрелә торган Сабантуй бәйрәмен атады, анда илнең барлык өлкәләреннән, күрше Россия регионнарыннан килгән вәкилләр катнаша. Бәйрәмнең олы кунаклары – Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакиме һәм Россия Федерациясенең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле.
“Казахстанда без һәрчак үзебезне үз өебездәге кебек тоябыз", - пдип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын Казахстанның татар җәмәгатьчелеге активистларына тапшырды, шулай ук "Татар иҗтимагый үзәге” җәмәгать берләшмәсенә автомобиль бүләк итте.