ТР Президенты: "Уральскидагы Сабантуй – халыкларның ничек яшәргә тиешлеге мисалы"

2013 елның 2 июне, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казахстанда республика Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты, бәйрәм Уральск шәһәрендә узды. Казахстанда яшәүче төрле халыкларны җыйган традицион татар бәйрәмендә шулай ук Көнбатыш Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев, Россия Федерациясенең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казахстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ералы Тугжанов катнашты.

Казахстанда республика Сабантуен оештыруда быел Татарстанның Лениногорск районы актив катнашты. Уральскида район делегациясе бәйрәм мәйданчыклары җәелдерде, иҗат коллективлары чыгышларын оештырды.

Уральскида бәйрәм итү Сырыма Датулы мәйданчыгында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Республика Сабантуе флагын Бөек Ватан сугышы ветераннары күтәрде.

Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзләре белән Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакиме Нурлан Ногаев чыкты. Ул хәбәр иткәнчә, республика Сабантуенда Казахстанның 14 өлкәсе, Астана, Алматы, Россиянең күрше регионнары вәкилләре катнаша. Хаким Рөстәм Миңнехановка бәйрәмдә Татарстаннан шундый саллы делегация катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты үз чиратында Казахстан, Көнбатыш Казахстан өлкәсе җитәкчелегенә мондый бәйрәмне әзерләгәннәре өчен һәм тулаем илдә төрле милләт кешеләре өчен уңайлы шартлар тудырылганы өчен рәхмәт белдерде.

Россия Федерациясенең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников Сабантуеның елдан-ел олпатлана баруын билгеләп үтте. "Татар халкы күпмилләтле Казахстанның һәм күпмилләтле Россиянең дуслыгы һәм хезмәттәшлеге сагында торуы миңа көн кебек ачык, - диде Михаил Бочарников.- Шуңа күрә безнең өчен Сабантуй – дәүләтләребезнең дуслык һәм хезмәттәшлек бәйрәме ул".

Сабантуйның олы кунаклары Көнбатыш Казахстан өлкәсенең милли-мәдәни берләшмәләре куйган чатырлар куйган урыннарда тамаша карарга керештеләр. Шуннан соң кунаклар стадионга килделәр, анда традицион бәйрәм ярышлары оештырыла.

Татарстан Президенты көрәштә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүдә катнашты. Абсолют батыр булып Олимпия уеннарында катнашучы, дзюдо буенча Азия чемпионы, Көнбатыш Казахстан өлкәсе вәкиле Ринат Ибраһимов калды. Аңа автомобиль бүләк иттеләр.

Журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен уздыру дәрәҗәсен югары бәяләде. "Бар да югары дәрәҗәдә булды, көрәштә гомумән дөнья чемпионатлары призерлары катнашты, һәм без аларны Казан шәһәрендәге Бөтендөнья җәйге универсиадасында күрсәк, бик шат булыр идек, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Минемчә Казахстан спортчыларының шанслары бик зур".

"Тулаем алганда, мин өлкә хакименә һәм аның командасына олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Уральскидагы Сабантуй - халыкларның ничек яшәргә, дуслашырга, бер-берсенең мәдәниятен өйрәнергә тиешлеге мисалы", - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International