Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республика территориясендә Яңа ел каникулларында бәйрәм чараларын уздыру нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, республиканың барлык бәйрәм мәйданчыклары да тулы күләмдә кулланылдылар. Гыйнвар яллары чорында туристлар саны арткан. Татарстанга 140 меңнән артык кеше килгән. «Туристлар Казан Кремле, Свияжск утрау-шәһәрчеге, Алабуга, Бөек Болгар һәм Чистай турындагы иң якты тәэсирләре белән уртаклашалар», - диде спикер.
ТР вице-премьеры билгеләп үткәнчә, быел республикага килүчеләр саны узган елга караганда артыграк булды. «Кайбер позицияләр буенча усеш бар, чараларны һәм кунакларны кабул итәргә өйрәндек. Республикада туристларның җәмәгать туклану урыннарына һәм күңел ачу учреждениеләренә керү өчен QR-кодлар мәҗбүри шарт булып калды», - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева. Кунакханәләр йөкләнешенә килгәндә, спикер сүзләренчә, 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр бу күрсәткеч 79% тәшкил иткән, 2-9 гыйнварда - 90%.
Ләйлә Фазлыева шулай ук 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр 84 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 17 бала зыян күргән, ә 2 балигъ булмаган бала үлгән, дип хәбәр итте. «Безнең бурыч - балаларны саклау. Бу бурыч чаралар үткәргәндә, балаларны каядыр алып барганда, аларның ялын оештыру барышында безнең хезмәттәшлекнең бөтен чорына актуаль булып кала», - диде ТР вице-премьеры.
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова хәбәр иткәнчә, 1-9 гыйнварда ведомство карамагындагы мәдәният учреждениеләрендә 1470тән артык чара узган, аларда 340 мең кеше булган. Муниципаль мәдәни-ял итү мәдәният учреждениеләренә 440 мең кеше килгән. Театрларда 339 чара (70 меңгә якын кеше), китапханәләрдә - 50 чара (8 меңнән артык кеше), музей һәм музей-тыюлыкларындада - 986 чара (221 меңнән артык кеше), мәгариф учреждениеләрендә - 5 чара (148 кеше), театр-тамаша учреждениеләрендә 93 чара (42 мең кеше) узды.
ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева бәйрәм көннәрендә кунакларны кабул итү өчен республикада 308 классификацияле кунакханә, хостел, санаторий һәм ял базалары эшләвен хәбәр итте.
31 декабрьдә «TUI Россия» туроператорының яңа ел чартер программасы эшли башлаган. Яңа ел каникуллары чорында әлеге программа белән 798 кеше файдаланган. «Искәртик, Мәскәүдән Казанга чартер рейслары 2021 елда туроператор тарафыннан Туризм буенча федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылды, - диде Айгөл Балахонцева. - TUI ның ил эчендәге юнәлешләрдә һава транспортын субсидияләү программасында катнашуы нәтиҗәсендә турларның бәясе 50% ка киметелде. Барлык рейслар да тулы йөргән».
Ул шулай ук искә төшергәнчә, 2022 елның 18 гыйнварыннан туристик кешбэкның яңа этабы башланды. «2022 елда Туризм буенча илкүләм проект кысаларында бу максатларга 5 млрд сум акча салынган», - дип хәбәр итте спикер.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү турында Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сөйләде. 31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр республика территориясендә 110 янгын теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган һәм тагын 6 сы җәрәхәтләнгән. Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү (36,4%), ут белән саксыз эш итү (34,6%), электр җиһазын кулланган вакытта техник чараларны дөрес үтәмәү (24,6%), пиротехника әйберләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу (4,6%), ут төртү (2,7%).
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре 2724 Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм чараларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр. Барлык объектларның янгынга каршы торышы тикшерелде.
2022 елның 1-10 гыйнвар көннәрендә профилактика төркемнәре 1937 күп фатирлы торак йортта һәм 37 мең шәхси йортта булганнар. Шулай ук 14 меңнән артык кешене колачлап, 1084 җыен үткәрелгән, 81 меңнән артык гражданга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструкция бирелгән.
Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Татарстан башкаласында 115 адрес буенча чыршы мәйданчыклары ачылуын билгеләп үтте: торак массивлары, ишегалды территорияләре, үзәк мәйданчыклар. Ачык һавада барлык чаралар да диярлек бушлай үткәрелгән. 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр барлыгы 200 дән артык чара узган.