Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Нәкъ 300 ел элек, Петр чорында, Россиядә прокурор күзәтчелеге институты барлыкка килгән. Дәүләт тарихының иң катлаулы чорларында, прокуратура органнары аның структурасында үзләренең аерым урыннарын биләгән, ә прокурорлар һәрвакыт закон сагында торган.

Бүген прокуратура илебезнең хокук саклау системасының төп институтларының берсе булып тора. Гадәттәгечә прокуратура органнарының төп бурычлары гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, җинаятьчелекнең барлык төрләре белән компромиссыз көрәш булып кала.

Республика җитәкчелеге сезнең авыр, әмма намуслы хезмәтегез, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәт белдерә.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшегездә яңа казанышлар телим.

Закон сакчыларының мактаулы исеме сезгә иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә көч, энергия һәм оптимизм бирсен».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International