Казанның бер генә пляжы да су коену сезонын ачуга рөхсәт алмады
2013 елның 4 июне, сишәмбе
Казанның бер генә пляжы да төрле сәбәпләр аркасында су коену сезонын ачуга рөхсәт алмады. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр ителде.
Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, 29 нчы майда Казан пляжларының су коену сезонына әзерлеген тикшерү буенча комиссия эше нәтиҗәләре, әлегә бер ял урынының да су керү өчен тулы дәрәҗәдә әзер булмавын күрсәткән. “Төп сәбәпләр, су объектларын су коену максатларында куллануга санитар-эпидемиологик йомгаклар булмавына, ял зоналарында туфрак һәм сулыклардагы су сыйфаты таләпләргә җавап бирүен ачыклауга ике тапкыр үткәрелгән лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре булмавына бәйле”, - дип ассызыклады Марина Патяшина.
Аның сүзләренә караганда, идарә су коену сезоны башында гына түгел, бу чорның буеннан буена, халык туплана торган урыннарда су сыйфатын даими тикшерү белән мәшгуль. Гадәттә Татарстан халкы су буенда 200 ләп урынны ял итү һәм коену өчен куллана. Ел саен сулыклардагы су сыйфатын тикшерү өчен 3 меңгә якын проба алына.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.