Татарстанда “РИТЭК” ААҖ грантларына социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алды

2013 елның 4 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасында “РИТЭК” ААҖ грантларына социаль һәм мәдәни проектларның IV конкурсына заявкалар кабул ителә башлады. Конкурсның рәсми ачылышы ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Конкурс презентациясендә катнашучы ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, әлеге конкурс коммерцияле булмаган оешмаларга, дәүләт, муниципаль бюджет оешмаларына, җирле үзидарә органнарына һәм массакүләм мәгълүмат чараларына, бюджет тарафыннан финанслау кысаларына сыймаган бурычларны һәм максатларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

“РИТЭК” ААҖ генераль директоры урынбасары Михаил Лаврухин, заявкалар кабул итү август уртасына кадәр дәвам итәчәк, дип сөйләде. Һәр оешма конкурсның берьюлы берничә номинациясендә катнаша ала. Алар дүртәү – “Шәфкатьлелек”, “Мәдәният һәм спорт”, “Туган як” һәм “Экология” номинацияләре. Соңгысына, республикада экология елы үз көчендә булуы белән бәйле рәвештә, аеруча зур игътибар биреләчәк. Сентябрь башында конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

“Лукойл” хәйрия фонды генераль директоры Игорь Бекетов искәрткәнчә ,“Туган як” номинациясендә проектларга грант күләме 500 мең сум тәшкил итә, калган номинацияләр буенча ул 300 әр мең сум. Бәйгедә катнашучыларга куела торган шартларның берсе: проектны тормышка ашыру өчен кирәкле финанс чараларының 30 процентын оешма үзе бирергә тиеш.

Белешмә өчен. “Лукойл” группасының бүлендек ширкәте булган “РИТЭК”, өч ел эчендә 300 дән артык проектка 65 миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәткән. Бүгенге көндә компаниянең республиканың социаль өлкәсендә керткән ярдәме 0,5 миллиард сумнан арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International