Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Владимир Уйба белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Сәламәтлек саклауның киләчәк үсеше мәсьәләләре, кан донорлогы үсеше турында сүз барды.
Белешмә өчен:
Федераль медицина-биология агентлыгы гадәттән тыш хәлләрне, радиация, химия һәм биология аварияләрен булдырмау, инфекцион авыруларның һәм массалы инфекцияле булмаган авыруларның (агуланулар) таралуын кисәтү буенча медицина-санитар чаралар оештыра. ФМБА Кан һәм аның компонентлары донорлыгының массалы таралу үсеше буенча программаны башкара - http://fmbaros.ru/activities/directions/programme/