Федераль монополияләргә каршы хезмәте җитәкчесенең урынбасары Виталий Королев белән бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар монополиягә каршы контроль кысаларында Татарстан һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук Алексей Песошин Виталий Королёвка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.