Бүген Казанда Чит дәүләтләрнең - Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте партнерларының махсус хезмәтләре, иминлек органнары һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренең XII киңәшмәсе ачылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнаша.
Киңәшмәгә 60тан артык дәүләттән һәм 5 халыкара оешмадан 100 гә якын делегация, Россия федераль министрлыклары һәм ведомстволары (Россия Федерациясе Иминлек советы, Террорчылыкка каршы милли комитеты, Россия ТЭМ, ЭЭМ) җитәкчеләре килүе көтелә, аларның саны 300 кешедән артыграк булачак.
Киңәшмә – барлыкка килүе мөмкин булган террорчылык янауларына каршы көрәшнең бердәм алымнарын эшләү һәм чараларын җайга салу өчен бөтен дөньядагы махсус хезмәтләрнең һәм хокук саклау органнарының көчләрен берләштерүгә юнәлдерелгән халыкара дәрәҗәдәге махсуслаштырылган форум, ул БМОның Иминлек Советының террорчылыкка каршы глобаль стратегиясен гамәлгә ашыру механизмнарының берсе. Беренче утырыш 2002 елда, АКШтагы 2001 елның 11 сентябрендәге теракттан соң ярты ел узгач, Санкт-Петербург шәһәрендә узган иде. 2006 елда V Киңәшмәне Казан кабул иткән иде.