Бүген, Александр Сергеевич Пушкин туган көнне, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов шагыйрь һәйкәленә чәчәк салды.
Казанда Александр Пушкинга һәйкәл Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында куелган.
Шагыйрьне олыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы иҗат зыялылары вәкилләре килгән иде.
Чәчәк салу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов Пушкин иҗатын яратучылар, театр әһелләре, иҗат зыялылары вәкилләре белән якыннан аралашты.
Белешмә өчен:
Александр Пушкин 1799 елның 6 июнендә Мәскәү шәһәрендә туган, аның әсәрләрен төрле яшьтәге, төрле диндәге, төрле милләт кешеләре дә яратып укыйлар, алар дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителәләр, шагыйрь хәзерге заман әдәби рус теленә нигез салучы дип санала. Төгәл мәгълүмат - http://www.tatar-inform.ru/news/2013/06/06/362913/