Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе урынбасары Сергей Маврин белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Контитуция Суды Рәсе Виктор Демидов катнаштылар.
Сергей Маврин Казанга "Россия Федерациясе субъектлары конституция (устав) судларының карарларында гражданнарның социаль хокукларын яклау" темасына Россия Федерациясе субъектлары конституция (устав) судлары рәисләренең Консультатив Совет утырышында катнашу өчен килде.
Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов дәүләт яшәешендә Конституция судының әһәмияте зур икәнен ассызыклады, шулай ук РФ КС бик тә уйланылган карарлар кабул итә дип билгеләп үтте.
Яклар очрашу барышында Татарстан һәм Россия Федерациясе Конституция арасында багланышлар мәсьәләләре турында сөйләштеләр.