Татарстанга эш визиты белән Россия оборона министры Сергей Шойгу килде

2013 елның 8 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасына (Чаллы шәһәре) бер көнлек эш визиты белән Россия Федерациясенең оборона министры Сергей Шойгу килде. "Бегишево" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге каршы алды.  

Эш визиты барышында Россиянең оборона министры "КАМАЗ" ААҖ җитештерү цехларында, "КАМАЗ" ААҖ Фәнни-техник үзәгендә, шулай ук РФ Оборона министрлыгы заказы буенча җитештерелгән иң яңача хәрби автомобиль техникасы  үрнәкләре белән танышу өчен Кою заводы полигонында булачак. 

Көннең икенче яртысында Сергей Шойгу Татарстан Республикасын РФ Оборона министрлыгының күчеп йөрүче Вымпел һәм Мактаулы грамота - Россия Федерациясе субъектлары арасында гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү өчен, 2012 ел хәрби хезмәткә чакырылуны яхшы оештыру һәм уздыру өчен бүләкләү тантанасында катнашачак дип көтелә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International