Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.
Трансляциягә сылтама рәсми сайтның төп битендә урнаштырылачак.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре катнашачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы 2022 елның 18 февралендә 13.00 сәгатьтә башлана.