“Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятенә 20 ел” мактаулы тамгасын бүген Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Наталья Стадченко Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының яңа бинасында (Казан, Ветеринарная ур.,6) узды.
Наталья Стадченко һәм Рөстәм Миңнеханов бинаны, аерым алганда, мәгълүматлаштыру идарәсе, иминләштерелгән гражданнарның хокукларын яклау идарәсе кабинетларын, медик-икътисадый экспертиза бүлеген карап чыктылар, Татарстан Республикасының Территориаль ММИФ хезмәткәрләренең хезмәт шартлары белән таныштылар.
Кунаклар өчен Татарстан Республикасының Территориаль ММИФ өчен «Барс Груп» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Барс-Страхование» ИТ-проектын (аутсорсинг шартларында) тәкъдир итү оештырылган иде. Проект медицина ярдәме күрсәткәндә катнашучыларның барысын да, шул исәптән территориальара исәп-хисап, сыйфат экспертизасы, бердәм исәп-хисап үзәге, медицина оешмаларының паспорты, эксперт табибларның реестры кебек өстәмә системаларны берләштерә. ИТ-проектның өстенлекләре – процессның барлык катнашучыларын берләштерә торган мәгълүмат киңлекләре, вәзгыятьне тикшереп тору, анализлау һәм фаразлау мөмкинлеге, медицина системалары белән хезмәттәшлек һәм башкалар. Бүгенгә Татарстан Республикасының Территориаль ММИФ өчен «Барс Груп» компаниясе тарафыннан әзерләнгән проект җиде регионда кулланыла.
Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова мәҗбүри медицина иминияте кысаларында мәгълүматлаштыру буенча киләчәк адымнар, шулай ук булган күрсәткечләр базалары белән эшләү, күрсәткечләрне эшкәртү үзәге, күрсәтелгән медицина хезмәте буенча мәгълүматны һәм аның иминлеген саклау шартлары, процессинг үзәгке төзү турында Наталья Стадченко сорауларына җентекле җаваплар бирде.
Рөстәм Миңнеханов мәҗбүри медицина иминияте кысаларында мәгълүматлаштыруның киләчәк үсеше өчен мөһим дип бөтен кызыксынучы якларның үзара багланышларын, күрсәткечләрнең электрон белешмәләр базасын актуальләштерүне, шулай ук гражданнарны шәхсән исәпкә алуны атады. Аның сүзләренчә, бу ММИФ эшендә бик күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Наталья Стадченкога Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды коллективына уңышлы хезмәттәшлек һәм мәҗбүри медицина иминияте системасын үстерүгә өлеш керткәннәре өчен ТР Президенты Рәхмәт хатын тапшырды. ММИФ рәисе, үз чиратында, хәзерге заман шартларында Татарстан күрсәткән нәтиҗәләргә җитер өчен профессиональлек, уртак хезмәт, яхшы нәтиҗәләргә ихтыяҗ булу кирәк дип ассызыклады.