Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Наталья Стадченко белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, шулай ук чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин,ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Алсу Мифтахова катнаштылар.
Мәҗбүри медицина иминияте мәсьәләләрендә хезмәттәшлек, иминләштерелгән кешеләрнең хокукларын яклау һәм медицина ярдәме сыйфаты экспертизасы һәм башкалар турында сүз барды.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Наталья Стадченко ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының яңа бинасын (Казан, Ветеринарная ур.) карадылар.