Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Универсиада-2013 ачылышы тантанасына репетиция ясау көнендә кайбер урамнарда хәрәкәт вакытлыча чикләнеләчәк
2013 елның 11 июне, сишәмбе
Универсиада өйрәнүләре һәм Уеннар барган вакытта Казанда аерым сәгатьләрдә өлешчә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча полиция башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.
Искә төшерәбез, Казанда “Универсиаданың 4 көне” исемендә өйрәнүләр башланды. Беренче өйрәнүләр 8 июньдә узды, анда программа буенча 12 июльнең уен көне каралды.
22 нче июнь – Уеннар ачылышы тантанасына репетиция ясау көнендә, спортчыларны Универсиада авылыннан “Казан-Арена” стадионына китергәндә һәм кире илтеп куйганда, кичке якта Мәүлетов, Парин, Җиңү Проспекты, Ямашев урамнары буенча хәрәкәтнең вакытлыча чикләнелүе көтелә.
Ф. Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, 4 нче июльдә Универсиаданың генераль репетициясе үткәреләчәк. Бу көнне һәм 6 нчы июльдә – Уеннарның ачылыш тантанасы көнендә дә, шулай ук 17 нче июль – Универсиаданы ябу тантанасы көнендә дә югарыда телгә алынган участокларда хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.
8-9 нчы июль көннәрендә Үзәк стадион артындагы полумарафон барышында – Казансу яры урамы буенча, ә 12 нче июль көнне оештырылачак марафон барышында Казансу яры, Несмелов, Краснококшайская урамнары буенча юлларны ябу турында актлар әзерләнә, диде Ф. Мөхәммәтҗанов.
“Универсиада өйрәнүләре һәм Уеннар чорында юлларда җитди кыенлыклар тудырылмаячак. Сүз бит бары тик билгеле бер участокларда гына юлны ябу турында бара, шуңа күрә бу хакта хәбәрдар булган транспорт йөртүчеләр башка маршрутны сайлый алачак”, - дип белдерде ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов.
Чит шәһәрләрдән килүче траспортка килгәндә, чикләүләр зур йөк ташучы транспортка гына кагыла, алар әйләнеч юллардан файдаланачак, “Башка чикләүләр кертелмәячәк”,- дип ассызыклады Фәргать Мөхәммәтҗанов.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз