Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда предприятиеләрдә эшләүче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестивале старт ала
2013 елның 11 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында предрпиятиеләрдә эшләүче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестивале старт алу темасына брифинг узды. Анда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов, “ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре яшьләре белән эшчәнлек, дәүләт яшьләр сәясәте стратегик юнәлешләренең берсе санала. Хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрү, эшче һәм инженер белгечлекләренең абруен арттыру буенча башкарылган эш кысаларында эшче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестиваленә старт бирелүе дә шул хакта сөйли.
Рафис Борһанов билгеләп узганча, бүгенге көндә яшьләрне предприятиеләргә җәлеп итү буенча төрле эш формалары кулланыла. “Күп кенә предприятиеләрдә яшьләр белән эшләү буенча ставкалар гамәлгә кертелде. Без предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача яшен киметергә телибез. Яшьләр килсен өчен кызыклы уңайлы мохит тудырырга омтылабыз.
Быел шушы иҗади фестивальгә старт биреп, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең уңай тәҗрибәсенә таянабыз. Без яшьләрнең предприятиеләргә әйләнеп кайтуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш”, - дип белдерде Рафис Борһанов.
Фестивальдә төрле тармак предприятиеләрендә хезмәт куючы 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша алачак. Катнашучылар үзләре аерым чыгыш ясаган кебек, коллектив белән дә сәхнәгә чыгу хокукына ия.
Фестивальне быелдан башлап ел саен, берничә этапка бүлеп үткәрү ниятләнә. Беренче башлангыч этап сентябрьдә уза. Башлангыч этапта жюри тарафыннан сайлап алынган предприятие командалары фестивальнең зональ этапларында катнашу өчен 3 көнгә шәһәр читендәге ял йортлары һәм санаторий базаларына җыелачак.
“Фестивальне үткәрү инициативасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды”, - дип ассызыклый Гөлнара Әхмәдиева. Фестиваль эшче яшьләрнең производствода ныклап урнашуына, эшче һәм инженер һөнәрләрне популярлаштыруга ярдәм итәчәк, ди ул.
ТР Яшьләр эшләре,спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз