Татарстан спорт учреждениеләренә яңа автобуслар ачкычларын тапшыру тантанасын on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияленәчәк

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Яңа «КамАЗ «Bravis» маркалы автобуслар ачкычларын иртәгә, 2013 елның 12 июнендә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының спорт учреждениеләренә тапшыру булачак. С.Сәйдәш исемендәге ЗКЗ каршындагы мәйданчыкта узачак чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Вакыйга урыныннан on-line режимда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында интернет-трансляция оештырылачак (www.prav.tatarstan.ru).

Интернет челтәренең һәр кулланучысы тантананың виртуаль катнашучысы була ала. Бары Татарстан Республикасы рәсми порталына кереп, бит уртасындагы баннерга басырга гына кирәк.

Чараны уздыру вакыты – иртәнге сәгать 9.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International