Татарстан Президенты: “Торак-коммуналь хуҗалыкка карата безнең мөнәсәбәтне тулысынча яңадан карарга кирәк”

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинетының “2012-2013 еллар ягулык сезонында ТР да ягулык-энергетика оешмалар һәм торак-коммуналь комплекслар эш нәтиҗәләре һәм 2013-2014 елларда ягулык сезонына әзерлек буенча бурычлар” темасына багышланган утырыш узды. Утырышны республика Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Шулай ук анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, ягулык сезонына җитди игътибар бирелгән һәм үз вакытында әзерләнә башлагач республика районнарында һәм оешмаларда бу сезон проблемасыз уза. Әмма проблема килеп чыгу очраклары бар, дип борчылуын белдерде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе. Ул узган сезонда ТР ның кайбер муниципаль районнарында электр уты сүндерелүен искәртте. Ул шулай ук һәлакәт кыска вакыт эчендә юк ителде дип белдерде.Татарстан Премьер-министры ягулык сезонына әзерлек 15 сентябрьдә төгәлләнә, бу вакытка кадәр барлык әзерлек актлары имзаланырга тиеш дип ассызыклады. Моның өчен оешма җитәкчеләре җаваплы. ТР Хөкүмәт җитәкчесе документлар әзерләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүне сорады.

Аның фикеренә караганда, ягулык сезонына социаль өлкә объектларын әзерләү, энергия буенча бурычларны түләү зарур.

ТР Министрлар Кабинетында утырышта энергия ресурсларын куллану өчен түләү мәсьәләсе буенча фикер алышу булды. Бу мәсьәләгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарны юнәлтте.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов мәгълүматларына караганда, хәзер узган елгы бурычларны да исәпкә алып торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 3 млрд.848 млн. сум тәшкил итә. Агымдагы елның май аена булган мәгълүматларга караганда, халыктан быел җыелган акча 98,2 процент тәшкил итә, дип белдерде министр урынбасары.

Ул шулай ук хезмәтләр өчен түләтү түбән дәрәҗәдә булуын белдерде. Бу ТР Югары Ослан, Әлмәт, Спас, Әгерҗе, Әлки, Чүпрәле, Питрәч районнарында чагыла. Мисал өчен, республиканың Әгерҗе районында бурыч 38 миллион сумга җиткән.

“Сез кайда идегез? Нәрсә карадыгыз?”, - дип сорады Рөстәм Миңнеханов. Ул район башлыгыннан бу вәзгыятьне аңлатуны һәм хокук тәртибе структураларын җәлеп итеп хәл итүне сорады. Татарстан Президенты ТР Югары Ослан райоынында да тикшерү үткәрергә йөкләде.

Бу мәсьлә буенча эш системалы һәм көндәлек булырга тиеш, дип өстәде ул.

“ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы төзелеш өлкәсе белән мәшгуль, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә җитәрлек игътибар бирелми. Торак-коммуналь хуҗалыкка карата безнең мөнәсәбәтне тулысынча яңадан карарга кирәк”, - диде Татарстан Президенты.

Республика башлыгы чыгышы ахырында хакимият башлыкларын һәм оешмалар җитәкчеләрен ягулык сезонына әзерлек буенча актив эш алып барырга чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International