«КамАЗ «Bravis» маркалы яңа автобуслар ачкычларын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль районнарының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының спорт учреждениеләренә тапшырды. Чара С.Сәйдәш исемендәге ЗКЗ каршындагы мәйданчыкта узды. Тантанада ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге вәкилләре, "КАМАЗ-Марко" ААҖ генераль директоры Илшат Сөнгатуллин, Мәскәүдәге Marcopolo компаниясе вәкиллегенең генераль диреткоры Юрий Эдуардо Кайо кунак буларак катнаштылар.
Яңа автобуслардан ачкычлар тапшыру тантанасы интернет челтәре аша on-line режимда трансляцияләнде.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 163 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре (ДЮСШ) эшләп килә, аларда 90 меңнән артык кеше 65 спорт төре буенча шөгыльләнә. Иң күп санлы һәм иң кирәкле спорт төрләре - хоккей, футбол, баксетбол, чаңгыда узыш. 31,5 мең ДЮСШ укучысы - разрядлылыр, 43 кеше - халыкара класслы спорт мастерлары.
Катнашучыларга мөрәҗәгать сүзендә Рөстәм Миңнеханов бүген, 12 июльдә, үткәрелә торган Россия көне белән котлады.
Шуннан ул искә төшерде, Бразилиягә визит һәм анда данлыклы Бразилия компаниясе Marcopolo S.A. җитәкчелеге белән очрашудан соң бердәм предприятие "КАМАЗ-Марко"ны оештырырга кирәк дип хәл ителде. Бүген «КамАЗ «Bravis» маркалы автобуслар - заманча бердәм автопром продукты, аның өчен шассины Чаллыда, кузовларны Түбән Камада җыялар дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Яңа автобуслар яшь спортсменнарга күчмә ярышларда һәм өйрәнү-күнегү җыеннарында катнашырга мөмкинлек бирәләр, ДЮСШларның материаль-техник базаларын ныгытачак, дип әйтте ТР Президенты.
«КамАЗ «Bravis» маркалы чираттагы ун автобус ачкычларын Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Биек тау, Зәй, Мамадыш муниципаль районнары вәкилләренә, шулай ук Казанның "Волна" ДЮСШ, Казан Олимпия резервы училищесы, Республика ат спорты буенча ДЮСШ, Республика стенд атулары буенча Олимпия резервы ДЮСШ вәкилләренә тапшырды.