Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәскәүдә Бөтенроссия халык фронты съездында катнашты. Съездда катнашучылар оешма базасында хәрәкәт төзү өчен тавыш бирделәр һәм устав кабул иттеләр. Шулай ук алар бертавыштан хәрәкәт атамасын үзгәртү өчен тавыш бирделәр. Хәзер БХФ "Народный фронт — за Россию" дип аталачак. Бөтенроссия халык фронтын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкләде.
Дәүләт башлыгы съездда катнашучыларга "хуплаулары өчен дә, ышаныч белдерүләре өчен дә, шул исәптән бер ел элек сайлау алды кампаниясендәге ярдәмнәре өчен дә” рәхмәт белдерде.
"Бүген без сезнең белән бу залда утыручыларның күбесе сөйләгән һәм тәкъдим иткән эшне башкарып чыктык, бу институтны сайлаулардан соң да онытырга ярамый, аны даими эшләүче институтка әйләндерергә кирәк”, - диде Россия Федерациясе Президенты.
"Халык фронтының максаты — һәркемгә бөек Россияне коруда мөмкинлек бирергә. Һәм без бу идеяләрне һәм кыйммәтләрне яклаган һәркем белән эшләргә әзер", — диде В.Путин.
Владимир Путин сүзләренчә, Халык фронты барлык гражданнар да “үзләренең халык бурычларын куя алсын, аларны үтәүгә ирешә алсын, кайвакыт бюрократик сазда батып кала торган мәсьәләләрне урыныннан кузгатып җибәрә алсын, соңыннан законнар һәм дәүләт карарлары булып китәрлек үз тәкъдимнәрен турыдан-туры кертә алсын өчен” иҗтимагый хәрәкәткә әверелергә тиеш.
Владимир Путинның сайлау алды штабын җитәкләгән Станислав Говорухин аны хәрәкәт башлыгы итеп сайлануы белән котлады һәм катлаулы эшендә уңышлар теләде.
"Тавыш бирәбезме? Башка кандидатуралар юкмы?.. Владимир Владимирович, Сезне котлыйм һәм Сезнең хәлегезгә керәм. Сезне бик авыр хезмәт көтә", — дип белдерде Говорухин.