Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков авыр атлетика буенча 2013 елда Европа чемпионы Дмитрий Хомяков һәм авыр атлетика буенча яшүсмерләр арасында 2013 елда дөнья чемпионатында җиңүче Артем Окулов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, ТР урман хуҗалыгы министры – ТР Авыр атлетика федерациясе президенты Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Премьер-министры спортчыларны Европа һәм халыкара ярышлардагы җиңүләре белән котлады.
Илдар Халиков шулай ук спортчылар һәм тренерларга җиңүләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Искә төшерәбез, Россиянең халыкара класслы спорт остасы Дмитрий Хомяков 2013 елның 8 – 14апрелендә узган авыр, атлетика буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында Европа чемпионатында (Тирана, Албания) беренче урынны алды. Россиянең спорт остасы Артем Окулов 2013 елның 3 – 11маенда узган, авыр атлетика буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында (Лима, Перу) беренче урынны алды. Моннан тыш, Артем Окулов 2013 елның 28май – 2июнендә узган, ирләр һәм хатын-кызлар арасында Россия чемпионатында (Казан, Россия) икенче урынны алды.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 17номерлы 19.01.2010 елыннан “Татарстан Республикасы спортчыларын һәм тренерларын дәүләт яклавы турында” карары белән Европа чемпионатында беренче урынны алган өчен акчалата премия бирелә, шулай ук ел дәвамында айлык стипендия түләнә. Яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында беренче урынны алган өчен ел дәвамында стипендия түләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.