Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов каршы алды.
Аэропортта Игорь Шуваловка "Татарстан" региональ авиакомпаниясенең яңа самолетлары күрсәтелде, ул самолетлар Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында очу өчен билгеләнгән. Беренче яңа машиналар өчен очучылар әзерләү мәсьәләләре белән кызыксынды. Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы минситры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, Татарстан белгечләре Россиядә белем алалар һәм чит илләрдә стажировка узалар, 6 экипаж әзерләнгән инде.
Игорь Шувалов телетрап аша яңа 1А терминалга узды. Монда Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, Универсиадада катнашучыларның 80%ы Мәскәүдән аэропортка киләчәк, шулай ук чит ил кунаклары Дубай һәм Стамбул аша Казанга киләчәк. Универсиада көннәрендә аэропорт һәр көнне 23 рейс кабул итәчәк.
РФ беренче вице-премьеры терминал буенча барды һәм аның сыйфатын югары бәяләде. "Бу инде эш хәлендәге терминал, анда тормыш сизелә. Булдыргансыз", - диде Игорь Шувалов.
Ул шулай ук иске 1 терминалда да булды, анда реконструкция тәмамланып килә. Уеннар вакытында монда Универсиадага бәйле булмаган рейсларга хезмәт күрсәтеләчәк. Киләчәктә яңартылган терминалны чартер рейслар өчен куллану планлаштырыла.
"Аэроэкспресса" терминалында Игорь Шувалов Универсиадада катнашучының аккредитация картасы ярдәмендә поездда йөрү билеты сатып алды. "Ласточка" поездында беренче вице-премьер Казанга килде, анда Казанның тимер юл вокзалын карап чыкты.
Үзенең эш визиты кысаларында Игорь Шувалов шулай ук метрополитенның яңа станцияләрендә, "Kazan Arena" стадионында, аренда торагы йортында булачак, анда волонтерлар урнашачак, Республика клиник сырхауханәсенең яңа бүлегенә дә барачак. Универсиад Авылында Россия Федерациясе беренче вице-премьерына 5 номерлы йортны күрсәтәчәкләр, анда Россия җыелма командасы, Уеннарда катнашучылар өчен туклану пункты урнашачак.
Шуларны йөреп чыкканнан соң Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Халыкара мәгълүмат үзәгендә Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү буенча киңәшмә уздырачак.