Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Марат Әхмәтов: Республика кырлары туфракта дым җитмәү сәбәпле җәфа чигә
2013 елның 15 июне, шимбә
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгындагы хәлләр турында бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Сүз язгы-кыр эшләренең тәмамлануы һәм чәчүлекләрдәге хәлләр хакында барды.
Киңәшмә гадәттәгечә ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
"15 нче майдан 15 июньгә кадәр 13 муниципаль берәмлектә 10 мм азрак явым-төшем булды, 7 районда хәл тагын да катлаулы, анда 5 мм кимрәк явым-төшем булды. Бүген туфракта дым җитмәүдән бөтен республика җәфа чигә. Татарстан югары атмосфера басымы зонасына туры килде", - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә чәчүлекләрне иминиятләштерергә тәкъдим итте. "Иминиятләштерү бәясе 1 га уртача 300 сум. Чәчүлекләрне иминиятләштерү вакыты чәчүлек төгәлләнеп, 15 көннән соң тәмамлана", - диде ул.
Шулай ук Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, хәзер терлек азыгын әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Бүгенгә республикада 71 мең тонна печәнбар. Буа, Кайбыч, Апас, Нурлат, Чүпрәле һәм Әлки районнарында эшләр югары темп белән алып барыла, дип белдерде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз