Рөстәм Миңнеханов Казахстанга килде

2013 елның 15 июне, шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш визиты белән килде. Алматаның халыкара аэропортында аны Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов һәм Алматада РФ Генераль консулы Виктор Завьялов каршы алдылар.

Визит барышында Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабантуйда катнашачак, Алмата татарларнының милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International