Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Семей шәһәренә килде
2013 елның 15 июне, шимбә
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасының Семей шәһәренә килде. Аэропортта кунакларны Көнчыгыш- Казакъстан өлкәсе хакиме Бердыбәк Сапарбаев, Семей шәһәре хакиме Айбәк Кәримов, Усть-Каменогорскта Россия Федерациясе генераль консулы Сергей Анненков, Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Рафаил Аблаков һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан делегациясе Семей шәһәренә татар халык бәйрәме “Сабантуй”да катнашу өчен килде. Моннан тыш Татарстан кунаклары тумышы белән шушы өлкәдән булган, атаклы казакъ шагыйре, язучысы, җәмәгать эшлеклесе Абай Конанбаев музеенда булачаклар, аның һәйкәленә чәчәкләр салачаклар, Казакъстанда яшәүче Татарстанның халык рәссамы Камил Муллашевның күргәзмәсе белән танышачаклар.
Шулай ук татар диаспорасы һәм шәһәрләрнең этно-мәдәният үзәкләре вәкилләре белән очрашу, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Казакъстан компаниясе “Байтерек-Жэу” белән берлектә быел нигез салынган паркта агачлар утырту, Үзәк мәчеттә һәм Казакъстанда бердәнбер Татар сәнгать мәктәбендә булу планлаштырылган.
Кич белән Абай исемендәге театрда татар диаспорасы вәкилләренә Татарстан Дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм Татарстан сәнгать осталары концерты булачак.
Татарстан Республикасы составында – Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Нурлат муниципаль район хакимияте башлыгы Наил Шарапов, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, “Бөтендөнья Татар Конгрессы” башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Казанда Казакъстанның генераль консулы Әсхәт Нускабай бар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.