Алматада Сабантуйны бәйрәм итү кайчан да булса ул уздырылган иң матур җирләрнең берсендә булды. Шундый фикерне Казахтсанның Көньяк башкаласында бәйрәм чараларында катнашкан чагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Алматада Сабантуй яп-яңа дөньядагы иң яхшы тау чаңгысы трамплиннары комплексы "Сункар" нигезендә оештырылган. Финиш мәйданчыгының яшел үләнендә тулы трибуналар каршында Татарстанның Бөгелмә районы катнашында театральләштерелгән тамаша җәелеп китте. Шуннан Сабантуй флагын күтәрделәр - бу хокук ирекле көрәш буенча Олимпия уеннарының көмеш бүләген алган Гүзәл Манюровага бирелде. Бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать сүзе белән Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар.
ТР Президенты Әхмәтҗан Есимов һәм аның командасына шундый матур җирдә Сабантуйны оештырулары өчен рәхмәт белдерде. "Әйдәгез әле, Сабантуйны истә калырлык итеп уздырыйк", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты һәм Алмата хәкиме татар милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар, аннан соң спорт уеннары уздырыла торган гадәти мәйданчыкларны карадылар, ярышларда катнашучылар белән сөйләштеләр.
"Мин әле Сабантуй өчен монан да матурырак җир күргәнем юк, бәйрәм биредә ис китәрлек матур булган, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистларга. - Мин безнең Бөгелмә районы республиканы бәйрәмдә югары дәрәҗәдә күрсәтә дип саныйм".