Бүген Казанда В.И.Шимко исемендәге “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү берләшмәсе ААҖнең яңа генераль директорын тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфага Ронис Шәрипов билгеләнде. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
В.И.Шимко исемендәге “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү берләшмәсе ААҖ илнең дәүләт тануы системалары һәм чаралары буенча төп предприятиесе булып тора, “Радиоэлектрон технологияләр” концерны” ААҖ составына керә.
“Радиоэлектрон технологияләр” концерны” ААҖ генераль директоры Николай Колесов билгеләвенчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешеп, “Ростех” дәүләт корпорациясе, аның генераль директоры Сергей Чемезов тарафыннан генераль директор постына Ронис Шәриповны билгеләп, “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү берләшмәсенең төп предприятиесе белән предприятиеләрнең кадрлар блогын ныгыту карары кабул ителгән. Әлеге блокка 8 предприятие керә: В.И.Шимко исемендәге “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү берләшмәсенең төп предприятиесеннән тыш – “Радиоприбор” ААҖ, “Әлмәт радиоприборы” ААҖ, “Казан электротехника заводы” ААҖ, “ППО ЭВТ” ААҖ, КПКБ, “Экран” ФТИ, “Жигули радиозаводы” ААҖ.
“Федераль максатчан программа нигезендә әлеге предприятиеләрне техник яңартуга һәм модернизацияләүгә якынча 4,5 млрд. сум билгеләнгән һәм язылган, - дип билгеләде Н.Колесов. – Бу акчаларны нәтиҗәле үзләштерергә кирәк”.
Р.Шәрипов турында сөйләгәндә, генераль директор: “Без аның белән инде күптәннән иңне иңгә терәп барабыз, ул ышанычлы кеше”, - дип ассызыклады.
ТР Президенты фәннең әһәмиятле булуына игътибар итте. “Фән булмаса, илнең оборона мөмкинлегенә кирәкле продукт булмаячак, - диде Р.Миңнеханов. – Бүген сез чишә торган мәсьәлә бик җитди. Сез эшли һәм җитештерә торган системаларның ышанычлы булуы безнең оборона мөмкинлеген тәэмин итәчәк”.
“Әлеге структурага керә торган заводларның киләчәге төп эшләп чыгаручының әлеге яңа продуктларны эшләп чыгаруына һәм алга җибәрүенә бәйле булачак”, - дип билгеләде ТР Президенты, Р.Шәриповка зур өметләр баглануын әйтеп.
Республика башлыгы коллективка зур уңышлар теләде. “Сезнең күләмнәр булганда, перспектива булачак, һәм коллектив үсәчәк, коллективның мөмкинлекләре дә зур булачак”, - диде Р.Миңнеханов.
Белешмә өчен: Ронис Нәкыйп улы Шәрипов 1966 нчы елда туган. 1990 нчы елда “Хокук белеме” белгечлеге буенча КДУ тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты.