DoorHan компанияләр төркеменең генераль директоры Александр Ханин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Чарада ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында компания белән киләчәк хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы территориясендә төзелеш проектларын гамәлгә ашыруда DoorHan продукциясен куллану турында сүз барды.
Искә төшерик, 2013 елның апрелендә Лаеш муниципаль районына эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов анда урнашкан DoorHan КТ җитештерү мәйданчыкларын карады һәм алар эшләнмәләрен югары бәяләде.
Белешмә өчен:
DoorHan – Россия һәм БДБ илләренең күчмә киртә конструкцияләре базарларында алдынгы урыннарны алучы җитештерү холдингы. DoorHan КТ бөтен төр капкалар, роллетлар өчен комплектлау җиһазлары ассортиментын җитештерүдә специальләшә.