Бүген Казанга эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец "Казаноргсинтез" ААҖда булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән вице-премьер җитештерү цехларын карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты.
Предприятие презентациясе барышында ТР Президенты РФ вице-премьерына "Казаноргсинтез"ААҖда гамәлгә ашырылган киң модернизацияләү программасы турында сөйләде. Шуннан кунаклар яңа производство - поликарбонат заводын карадылар, анда эшләүче хезмәткәрләр белән очраштылар.
"Казаноргсинтез" генераль директоры Фәрид Миңнегулов Ольга Голодецка предприятиенең социаль программасы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, социаль өлкәгә компания узган елны 600 млн сум акча сарыф иткән, хезмәткәрләргә материаль ярдәм рәвешендә төрле бер мәртәбә бирелә торган пособие түләнә.
Предприятие хезмәткәрләре Ольга Голодецтан ил җитәкчелеге пенсиягә чыгу яшен арттырырга планлаштырамы икән дип сорадылар.
"Планлаштырылмый!" - дип ышандырды аларны РФ вице-премьеры.
Шулай ук "Казаноргсинтез" хезмәткәрләре бала карау буенча отпускта булган анага яшь ярымга һәм өч яшькә хәтле бирелә торган пособие арттыру турында сорадылар.
"Яшь ярымнан соң бирелә торган пособиегә килгәндә, әйтеп үтәргә кирәк - Россиядә хезмәт кулларының дефиөиты бик зур. Шуңа күрә без әниләрне эшкә иртәрәк чыксыннар дип стимулаштырырга тырышабыз, - дип билгеләп үтте Ольга Голодец. - Без махсус шартлар тудырабыз, шул исәптән, балалар бакчалары төзү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашырабыз".
Шул ук вакытта Россия Хөкүмәтендә, вице-премьер сүзләренчә, хәзерге вакытта балалары яшь ярымга хәтле булган аналарга пособиене арттыру турында сөйләшәләр.
"Сезнең предприятиедә булу бик күңелле. Керәсең дә горурланып куясың", - дип мөрәҗәгать итте "Казаноргсинтез" хезмәткәрләренә предприятиегә визиты ахырында Ольга Голодец һәм аларга киләчәктә дә уңышлар, гаилә бәхете теләде.