Ольга Голодец:"Казанның медицина оешмаларына карата бер сорау да юк"

2013 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген журналистлар, “Ак чәчәкләр” республика премиясен тапшыру тантанасыннан соң, РФ вице-премьеры Ольга Голодецның Казанга эш сәфәре нәтиҗәсендә туган хис-кичерешләре белән кызыксынды. “Казанның медицина оешмаларына карата бер сорау да юк – алар намус белән төзелгән”, - дип белдерде Ольга Голодец массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.

“Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләре белән Татарстан гына түгел, ә бөтен Россия Федерациясе горурлана ала. Бу табибларга яңа уңайлы эш шартлары һәм пациентларны дәвалау өчен киң мөмкинлекләр. Татарстан медицина ярдәмен күрсәтү буенча яңа баскычка атлый”, - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International