Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Казанга бер көнлек эш визиты кысаларында Универсиада авылында булды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов озата баруында ул Универсиада авылындагы торак урыннарын карап чыкты. Спортчылар өчен яшәү шартлары турында Универсиада авылы мэры Фәрид Габделганиев сөйләде.
Ольга Голодец Универсиада авылының мөхтәрәм кунаклары китабында язма калдырды. Аннары Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм аны озата баручы затлар Универсиада авылы территориясендә урнашкан һәм Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасында катнашучы командалар әгъзаларының һәм спортчыларның туклануын оештыру өчен билгеләнгән ресторанны карап чыкты.
Җәйге Универсиада көннәрендә Европа, Азия, вегетариан, милли кухнялар һәм хәләл кухня ризыклары турында “Бәхетле” компаниясе генераль директоры Мөслимә Латыйпова сөйләде.
Моннан тыш, Ольга Голодец Универсиада авылында Халыкара мәгълүмат үзәгендә булды.