Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМ эчке гаскәрләре главнокомандующие белән очрашты

2013 елның 19 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Федерациясе эчке эшләр министрының урынбасары, Россия ЭЭМ эчке гаскәрләре главнокомандующие армия генералы Николай Рогожкин белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Хөкүмәте вице-премьеры Әсхәт Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстанның Иминлек Советы секретаре Валерий Власов катнаштылар.

Очрашу барышында катнашучылар Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренең Казандагы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Николай Рогожкин Рөстәм Миңнехановка Универсиадада эшлиячәк бөтен хезмәткәрләр дә Татарстан башкаласына инде килеп җиткәннәре һәм алар алдында куелган максатларны хәл итәргә әзер икәнлекләре турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International