Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казан суворов хәрби училищесы башлыгы итеп билгеләнгән генерал-лейтенант ВладимирЧайников белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, беренче вице-премьер Равил Моратов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Валерий Власов һәм Казан гарнизоны башлыгы Валерий Миронченко катнашты.
Владимир Чайников Казан суворов хәрби училищесының башлыгы вазыйфасына июнь башында училищеның элеккеге җитәкчесе Александр Бородин үз теләге белән китәргә гариза язганнан соң билгеләп куелган иде. Владимир Чайников үзе 1977 елда Казан суворов училищесын тәмамлаган, Россия Оборона министрлыгының 12 нче Баш идарәсендә хезмәт иткән, ә соңгы елларда ул Мәскәү казак кадетлар корпусын җитәкләгән.
Бүгенге очрашу барышында анда катнашучылар мәгариф учреждениесенең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Владимир Чайниковка яңа постында уңышлар теләде.