Бөтендөнья икътисадый форумы директоры Борге Бренде Рөстәм Миңнехановны Кытайда төбәк форумында катнашырга чакырды

2013 елның 21 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисад форумы директоры Борге Бренде белән очрашты.

Очрашу Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге аш кысаларында үтте. (Санкт-Петербург, «Астория» кунакханәсе).

Яклар киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, сүз Татарстан Республикасы Президентының 2014 нче елның гыйнварында Давоста Бөтендөнья икътисад форумында катнашуы турында барды.

Моннан тыш, Борге Бренде Рөстәм Миңнехановны Кытайда төбәк форумында катнашырга чакырды.

Исегезгә төшерик, Кытайдагы икътисад форумын “җәйге Давос” дип атау гадәткә кергән, ул 2013 нче елның сентябрендә Далянь шәһәрендә уза. Икътисадның инновацион үсеше, тормышның барлык өлкәләрендә инновацияләрне куллану мәсьәләләре сөйләшү өчен төп тема була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International