Рөстәм Миңнеханов:"Исәп-хисап үзәкләре эшен игътибар белән тикшерергә кирәк"

2013 елның 22 июне, шимбә

Исәп-хисап үзәкләренең эшчәнлегенең эффективлыгы Татарстан һәм республика муниципаль районнары җитәкчелегенең игътибар  үзәгендә булырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында атна саен уза торган киңәшмәдә белдерде. 

ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш ,транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгәтуллин хәбәр иткәнчә, 20 июнь торышына карап муниципалитетлар торак ияләреннән капиталь ремонтлауга  856 млн сум акча җыйганнар. 6 айга план исә 910 млн сум тәшкил итә. И.Сибгәтуллин муниципалитетларның планны үтәү өчен халыктан акча җыярга 10 гына көне калганлыгын ассызыклады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шуңа бәйле рәвештә исәп-хисап үзәкләре эшен тикшерергә чакырды. «Исәп-хисап үзәкләре эшләрен тикшерергә кирәк, чыгымнары күпме, - дип белдерде ТР Президенты. - Соңгы вакытта акча исәп-хисап үзәкләрендә еш кына акча "эленеп" кала».

Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинүз чиратында Казан районнарының берсендәге исәп-хисап үзәгенең базар бәясеннән күпкә артыграк бәягә бина арендалаганнары турында мисал итеп сөйләде. Исәп-хисап үзәкләрен тотуга чыгымнарны киметү өчен Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс Банк" бүлекләрендә түләүләрне кабул итү мөмкинлеген карарга кирәк дип тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International