Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә республикада соңгы көннәрдә булган начар һава торышы шартларыннан килгән зыянны киметү өчен көч һәм ресурсларын тупларга кирәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында атна саен уза торган киңәшмәдә белдерде.
ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика кырларында хәлләр злегә авыр. Соңгы атналарда сеңдереп яуган яңгырлар булмады, 12 районда хәлләр корылык дәрәҗәсенә җитте инде. «Якындагы көннәрдә һава торышы яхшырмаса, туфрак корылыгы тагын 10 районда башланачак», - дип белдерде министр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Без чынбарлыкны кабул итәргә тиеш, ә алар бөтен булган мөмкинлекләрне кулланырга кирәклеген күрсәтә, кешеләрне, ресурсларны җыярга кирәк, терлек азыгын әзерләргә. Әлегә хәлләр яхшы түгел».
Татарстан Президенты сүзләренчә, кирәк булган очракта муниципалитетлар башлыклары үз территорияләрендә гадәттән тыш хәл режимын иглан итә алалар, кешеләрне максималь рәвештә әзерләү өчен.
«Уңыш яхшы булырга тиеш иде, үсентеләр дә яхшы булды, 10 млрд сум акча чәчүгә түктек, уңмадык шул, - дип үкенеп әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Могҗизалар булмый шул, авыл хуҗалыгы җитештерүнең үзенчәлекләре шундый шул, һәм бүген өметне югалтмаска мөһим».