Казанда цифрлы эфир телевизион тапшыруларның икенче мультиплексы эшли башлады

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Казанда цифрлы эфир телевизион тапшыруларның икенче мультиплексы эшли башлады. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, ФДУП генераль директоры Андрей Романченко катнаштылар.

Икенче мультиплекс – 9 телевизион канал җыелмасы: «РЕН-ТВ», «Домашний», «Мир», «СТС», «Спорт», «Спорт Плюс», «ТНТ», «МУЗ-ТВ», «Звезда». Татарстан цифрлы эфир телевизион тапшырулар икенче мультиплексы башланган илнең беренче регионы булды. Алданрак, 2012 ел мартында, республикада төп 10 федераль канал буенча беренче мультикомплекс тапшырулары эшләтеп җибәрелде, ул республика халкының 70% каплый.

Цифрлы эфир телевизион тапшырулар DVB-T2 форматында алып барыла. Аны кабул итү өчен я шул стандарты булган телевизор алырга кирәк, я махсус приставка алырга. Цифрлы телевидение аналоглы телевизион тапшыру белән чагыштырганда шул ук ешлык диапазоны киңлегендә күбрәк каналлар тапшыруны тәэмин итә, мондый тапшыру тотрыклырак һәм рәсем сыйфаты бәйсезрәк була.

Бүген цифрлы эфир телевизион тапшыруларның икенче мультиплексы Казанда тапшыру станциясендә генә эшли башлады. 5 кВТ көчле тапшыргычны кую, Казан телевышкасыннан 40-60 км радиустагы территорияне капларга мөмкинлек бирде. Ел ахырына хәтле республиканың башка тапшыру станцияләрендә дә цифрлы эфир телевизион тапшыруларның икенче мультиплексын эшләтеп җибәрәчәкләр. Татарстанда цифрлы эфир телевизион тапшыруларның беренче мультиплексын эшләтеп җибәрүгә бүгенге көнгә, А.Романченко сүзләренчә, 788 млн. сум акча киткән.

Барысы Россиядә, "РТРС" гендиректоры хәбәр иткәнчә, ел ахырына хәтле цифрлы эфир телевизион тапшыруларның икенче мультиплексы 1508 шәһәрдә эшли башларга тиеш.

Тантана кунакларына сәламләү сүзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда Универсиада алдыннан күп кенә мөһим вакыйгалар уза - юл чишелешләре ачыла, спорт объектлары. «Без аларны тамашачыларга күрсәтә алмасак, бу бик зур җитешсезлек булачак», - дип саный Р.Миңнеханов.

Ул РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына, "РТРС" ФДУПгә цифрлы телевидениене үстерү буенча башкарыла торган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу республиканың һәм кешесенә югары сыйфатлы телефизион сигнал кабул итәргә мөмкинлек бирә», - дип белдерде Татарстан Президенты.

РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин бүгенге вакыйганы тарихи дип атады. «Казанда бүген Россиянең яңа заманча телевидениесе тапшырыла башлый, - дип белдерде ул. – Беренче һәм икенче мультиплексларның бер үк вакытта тапшыра башлауга күчү - илгә нәкъ менә цифрлы тапшырулар килү ул».

А.Волин сүзләренчә, цифрлы телевидение үсеше Россиядә яшәүчеләр арасында "мәгълүмати тигессезлек"не бетерүгә китерәчәк. «Кеше кайда яшәүенә карамастан, 19 телеканалны яхшы сыйфатта кабул итә алачак», - дип ассызыклады министр урынбасары.

"РТРС" ФДУП генераль директоры Андрей Романченко хәбәр иткәнчә, 2013 ел ахырына Татарстанлыларның 85% беренче мультиплексны кабул итә алачаклар, ә 70% ике мультикомплекның да 19 каналын цифрлы сыйфатта кабул итә алачаклар. Ул Татарстан җитәкчелегенә даими ярдәме өчен рәхмәт әйтте. «Мондый ярдәмнән башка без болай тиз эшне башкарып җитә алмас идек», - дип әйтте А.Романченко.

Кунаклар икенче мультиплексны эшләтеп җибәрүн символлаштыра торган ноктага бастылар, һәм тапшырулар башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International