Бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россиянең даими вәкиле урынбасары Илдус Илишев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов һәм башкалар катнаштылар.
Яклар киләчәк үзара файдалы мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар. Искә төшерик, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Ислам хезмәттәшлеге оешмасының берничә бүлекчәсе белән уңышлы хезмәттәшлек алып бара.