Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Кукмара районында эш визиты барышында Татарстан авыл хуҗалыгында кулланыла һәм тәкъдим ителә торган алдынгы технологияләр белән танышып чыкты. Монда Татарстан Республикасы Президенты агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.
Кукмара районына килгәч, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры озата баруында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карап чыкты. Татарстан Республикасы Президентын бигрәк тә аммиак суы кертү технологиясе белән кызыксынды - республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына шушы җайланманы дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган җайланмалар исемлегенә кертергә кушты. "Без инде аммиак суын кулланып карадык, ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтте", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан соң Президент һәм башка озата баручылар Роберт Дмитриевның гаилә фермасында булдылар. Ул эксплуатациягә 2010 елның августында тапшырылган иде, ферманы төзү 8,5 млн сумга төшкән, шул исәптән 3,2 млн сумы – дәүләт ярдәме. Хәзерге вакытта фермада 113 баш мөгезле эре терлек асрала, 2012 елда 2622 центнер сөт һәм 230 ц ит җитештерелгән. Үткән ел ферманың акчалата табышы 6,5 млн сум тәшкил иткән. Бу гаилә тагын итек басу белән шөгыльләнә.
"Восток" ҖЧҖ сөт мегафермасы территориясендә киңәшмәдә катнашучыларга терлекчелек ихтыяҗлары өчен авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе һәм терлек азыгы, терлек азыгына төрле өстәлмәләр һәм Татарстан Республикасы терлекчелек предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук республика Президентына Татарстан хуҗалыкларының селекция нәтиҗәсендә китереп чыгарылган иң яхшы сыерларын да күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов уҗым һәм сабан бөртеклеләре кырлары хәле белән Вахитов авылы янында танышты.
Киңәшмәдә катнашучыларга игенчелек өчен заманча техника - тракторлар, урып-җыю комбайннары, культиваторлар эшен карарга тәкъдим иттеләр. Галимнәр Рөстәм Миңнехановка җирләрнең чәчү әйләнеше, туфрак эшкәртү механизмын яхшырту буенча үз тәкъдимнәре турында сөйләделәр, шулай ук төрле культураларның тәҗрибә чәчүлекләрен күрсәттеләр. Белгечләр сүзләренчә, хуҗалыкларга һава торышыннан зыян күрмәс өчен бер үк культураның кимендә ике төрен чәчәргә кирәк.
Боларның барысын да йөреп чыкканнан соң Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.