Рөстәм Миңнеханов “Универсиада-2013кә кадәр 10 көн” темасына багышланган Мәскәү – Казан видео күперендә катнашты

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

“Универсиада-2013кә кадәр 10 көн” темасына багышланган Мәскәү – Казан видео күпере бүген “РИА Олимпиада очрашулары” (Мәскәү) проекты кысаларында “РИА Новости” халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә узды, анда Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Россия студентлар спорт берлеге президенты, Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты Олег Матыцин, РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова булды.

Казаннан видео күперендә катнашучылар белән элемтәгә Татарстан Республикасы Президенты, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру оештыру комитеты рәисе урынбасары Р.Н. Миңнеханов чыкты.

Чара кысаларында Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, җәйге Универсиадага әзерлек эшләре тәмамланды, бүген аны югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк. Без күп мәсьәләләрне хәл иттек инде, бу – транспорт, логистика, туклануны оештыру, катнашучыларның һәм спортчыларның иминлеген тәэмин итү, диде Виталий Мутко, Казан Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына тулысынча әзер. Ул искә төшергәнчә , ярышлар 27 спорт төре буенча үткәреләчәк, 351 комплект медаль уйналачак.

Барлыгы Универсиадада 13,5 меңләп кеше катнашачак, шуларның 10,5 меңе – 162 илдән килгән спортчылар.

РФ спорт минстры искә төшергәнчә, Универсиада өчен Казанда беренче мәртәбә катнашучылар һәм спортчылар өчен – по аккредитация бейджлары буенча визасыз керү тәэмин ителде. Киләчәктә без бу гамәлнебашка халыкара ярышларда кулланырга җыенабыз, диде ул.

Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, Казанда спорт объектларыннан 30ы федераль бюджет катнашында төзелде. Унсигез спорт объекты республика территориясендә югары уку йортларына тапшырылды, сигезе – Идел буе физкультура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенә (Казан).

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәскәү – Казан видео күперендә катнашучыларны сәламләп, хәбәр иткәнчә, Казан Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыру хокукын алган мизгелдән – 2008 елдан бирле бик күп эшләр башкарылган. Ул тагын искә төшергәнчә, соңгы мәртәбә Универсиада Россиядә 1973 елда, кырык ел элек уздырылган.

Барлык спорт объектлары төзелде һәм актив рәвештә эшләп килә, барсы да спорт җайланмаларыһ персонал белән җиһазландырылган.

Төп объект та әзер – 45 мең тамашачылык “Казан-Арена” стадионы, анда Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары узачак, хәзер анда репетицияләр бара. Универсиада әзерлегенә Россия Президенты, Россия Хөкүмәте, шулай ук оештыру комитеты зур ярдәм күрсәттеләр, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Универсиаданы Россия Федерациясе уздыра, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстанга халыкара дәрәҗәдәге ярышларны кабул итү ышанып тапшырылды, без исә бу бурычны җиренә җиткереп үтәрбез.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук кыскача гына Универсиада алдыннан яңа автомобиль юллары, транспорт төеннәре, шулай ук шәһәр үзәгендә паркинглар ачылу турында сөйләде. Ул ассызыклап үткәнчә, спортчыларның, катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә.

Журналистларның Уеннарны әзерләүдә һәм уздыруда федерация субъектларының нинди ярдәм күрсәтүләре турындагы сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, барлык регионнар да бүген бу чараның – бөтенроссия чарасы булуын аңлыйлар. Бик күп континетлар, илләр һәм Россия шәһәрләре аша Универсиада Уты узды, аңа һәр җирдә ярдәм күрсәттеләр. Моннан тыш, Универсиадада бөтен Россиядән килгән волонтерлар, Россиянең күп кенә югары уку йортлары студентлары катнаша. Мин безгә ярдәм күрсәткән барлык Россия регионнары җитәкчеләренә рәхмәтле, диде Рөстәм Миңнеханов.

Виталий Мутко, Россия спортчылары яулап алырга тиешле медальләр саны буенча нинди дә булса фаразлар бармы дигән сорауга болай диде: бурыч максимум буенча куелган.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов раслаганча, шәһәр кешеләренең Универсиадага әзерлек чорында уңайсызлыкларын аңлыйбыз. Аның сүзләренчә, һәр мондый мөрәҗәгать исәпкә алынып барыла.

Россия студентлар спорт берлеге президенты, Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты Олег Матыцин хәбәр иткәнчә, Универсиадада байрак йөртүче мәсьәләсе хәл ителмәгән әле. Без гадәттә аны чара көне алдыннан хәл итәбез, Россия Флагын күтәрү тантанасы Универсиада авылында Казанда 1 июльдә уздырылачак. Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, беренче мәртәбә АКШ Универсиадага бик зур җыелма команда алып килә. Америка тамашачылары өчен турыдан-туры трансляцияләр оештырылачак.

ММЧ вәкилләренең Универсиадада билетлар ничек таратыла дигән сорауларына, Рөстәм Миңнеханов болай дип җавап бирде: билетлар ничек таратылганны сораганым юк, үзе пляж волейболына барачакмын.

Мәскәү – Казан видео күперендә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын ачу һәм ябу тантанасы кызыклы булачак. “Сезгә ошаячак”, - диде ул журналистларга. Ачу тантанасы “Казан-Арена” стадионында булачак. Баш режиссеры – Алексей Сеченов.

Татарстан Президенты шулай ук быел халык бәйрәме Сабантуй Универсиада көннәрендә узачак (гадәттә июнь аенда). Бу Универсиада кунаклары Сабантуйны күрә алсын өчен эшләнә. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүген Сабантуй Россиянең 55 регионында, дөньяның 20 илендә бәйрәм ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International