Кичә Казан Кремлендә чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасын хөрмәтләделәр

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

Кичә Казан Кремлендә 10 нчы тапкыр Россия чемпионы булган чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасын хөрмәтләделәр. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Бүген зур вакыйга – без 10 нчы тапкыр Россия чемпионнарын хөрмәтлибез. Бу Татарстан спортының чираттагы уңышы, бу команданың, тренерның, иганәчеләрнең, фикердәшләрнең хезмәте. Бу безнең уртак җиңүебез, - дип билгеләде республика башлыгы, тантанага җыелганнарны сәламләп. - Әгәр дә кем дә булса 10 тапкыр чемпион булу җиңел дип уйласа, бу алай түгел. Чемпион булуы кыен, ә чемпион булып калырга тагын да кыенрак”. Р.Миңнеханов ассызыклаганча, команданың спорт үсешенә керткән өлеше югары бәяләнә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казан командасының баш тренеры Араик Маргарянның чирәмдә хоккей буенча Россия студентлар җыелма командасын Универсиадага әзерләвенә игътибар итте. ТР Президенты сүзләренчә, бу җаваплы һәм мактаулы.

Илнең студентлар җыелма командасы составына “Динамо-Казан”ның 10 уенчысы кергән.

“Сездән чираттагы җиңүләрне көтәбез, сездән 1 нче урыннан кала берни дә көтеп булмый, - диде Рөстәм Миңнеханов, команданы котлап. – Без сезнең белән горурланабыз. Спортның төрле төрендә һәр җиңү – безнең республиканың җиңүе, аның җәлеп итүчәнлеге һәм уңышы”.

Команданың баш тренеры Араик Маргарян билгеләвенчә, кабат Казан Кремлендә булу – зур хөрмәт. “Әгәр дә без команда белән сез тормышка ашыра торган сәясәткә үз өлешебезне кертә алабыз икән, без моның белән бик горурланабыз”, - дип билгеләде казанлылар тренеры.

Тантана кысаларында бүләкләр тапшыру булды. ТР Президенты карары белән, физик культура һәм спорт үсешенә лаеклы өлеш керткәне, 2012-2013 сезонында ир-ат командалары арасында чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионатында югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен, ТР Президентының Рәхмәте “Динамо-Казан” чирәмдә хоккей спорт клубы” оешмасы әгъзаларына:

Команданың баш тренеры Араик Маргарянга, клуб президенты Евгений Корольковка, клуб вице-президенты Рөстәм Сабировка, клуб директоры Ринат Әхәтовка, ТР “Динамо” оешмасы советы рәисе урынбасары Салават Гайсинга, команда уенчылары Тимур Николаевка, Андрей Исаевка, Алмаз Корбановка һәм Динар Мөхәммәтшинга игълан ителде.

Бүләкләүдән соң, команда ТР Президентына фотография, футболка һәм кәшәкә бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International