Татарстанда суд приставларының алиментлар буенча 26 меңгә якын башкарма производстволары бар

2022 елның 7 июне, сишәмбе

2022 ел башыннан Татарстанда 500 кеше алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Баш суд приставы Әнвәр Закиров хәбәр итте.

«Җинаять җаваплылыгына тарту – суд приставларыннан файдаланырга туры килә торган иң чик чара. Әмма ул үз нәтиҗәләрен бирә», - дип билгеләп үтте Әнвәр Закиров.

Лениногорскта суд приставлары ярдәмендә җирле кешедән ярты миллион сум акча түләттерелә. Озак вакытлар ир баласына алимент түләмәгән һәм яшереп йөргән. Җинаять эше кузгатылганнан соң, бурычлы кеше бурычларын тулысынча каплаган.

«Гыйнвардан Федераль закондагы үзгәрешләр эшли башлады. Хәзер җинаять җаваплылыгына хәтта бурычларын өлешчә түләгән кешеләр дә эләгергә мөмкин», – дип өстәде ведомство башлыгы.

Алимент буенча бурычлыларның гомуми саны арасында Татарстанда яшәүчеләрнең өлеше 13% тәшкил итә. Бу хакта бүген брифингта Әнвәр Закиров хәбәр итте.

«Кагыйдә буларак, бу бер яки берничә балага ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән аналар. Яки аларның балалары махсус учреждениеләрдә», - дип ачыклык кертте ведомство башлыгы.

Татарстанда суд приставларының алиментлар буенча 26 меңгә якын башкарма производстволары бар. 23 майдан 1 июньгә кадәр «Суд приставлары – балаларга» бөтенроссия акциясе барышында башкаручылар Татарстан бурычлыларыннан 16 миллион сумнан артык акча түләттергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International