Рөстәм Нигъмәтуллин Зеленодольск Сабантуенда булды

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Бүген Зеленодольскта татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй узды. Анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Кунаклар рус һәм татар милли ишегалларын карадылар, халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе белән таныштылар, агач сәнгате мәйданчыгында булдылар.

Шулай ук республиканың беренче вице-премьеры уеннар мәйданчыгын карап чыкты һәм төрле бәйгеләрдә катнашып карады. Ә «Балалар Сабантуе» мәйданчыгында Рөстәм Нигъмәтуллин район яшьләренә беренче паспортларын тапшырды.

Үз чыгышында Рөстәм Нигъмәтуллин җыелганнарны Россия көне һәм Сабантуй бәйрәме белән котлады. "Россия көне - Ватаныбызның күп гасырлык тарихы белән тыгыз бәйләнешебезне, Россия халыкларының гомуммилләт бердәмлеге, бөек илнең бүгенгесе һәм киләчәге турында уртак кайгыртуны гәүдәләндерә", - диде ул.

Беренче вице-премьер ассызыклаганча, Россия дәүләте тарихында иң катлаулы чорларда аны һәрвакыт рух ныклыгы, дуслык һәм төп омтылышта - Ватанны бәйсез, көчле һәм гүзәл итәргә омтылуда гражданнарның бердәмлеге һәрвакыт коткарды. "Без илебез белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның бөек киләчәгенә ышанабыз", - дип белдерде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, Сабантуй озак еллар дәвамында Татарстан халыкларының тынычлык һәм татулык символына әверелде. "Бу бәйрәмдә без барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Табыннарыбыз мул булсын өчен, алар кулдан килгәннең барын да эшли. Сезнең хезмәтегез өчен баш иябез һәм зур рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Нигъмәтуллин аграр комплекс хезмәткәрләренә.

Аннары ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2022 елда Сабантуй бәйрәмен уздыру уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.

Район башлыгы Михаил Афанасьев үз чиратында билгеләп үткәнчә, бу ел Зеленодольск шәһәре өчен әһәмиятле ел - шәһәр өчен 90 ел тула. "Һәрвакыт Зеленодольск районы үз кешеләре - җаваплы һәм хезмәт сөючән кешеләре белән дан тота. Шәһәребезнең, районның, республиканың һәм бөтен илебезнең муллыгы нәкъ менә аларның тырышлыгыннан тора", - дип ассызыклады ул. 

Шуннан соң Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр. 

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында беренче вице-премьер Зеленодольск районының үсеш перспективаларын һәм аның республика һәм ил икътисадына керткән өлешен югары бәяләде. "Россиянең эре операторларын җәлеп итә торган яңа сәнәгать мәйданчыклары булдырыла. Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә булды, резидентларның проектлары белән танышты", - дип ассызыклады ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International