Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Әлмәттә

2013 елның 28 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Әлмәттә, анда ул “Татнефть” ААҖ акционерларының гомуми җыелышында һәм “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышында катнаша.

Утырышлар барышында еллык хисапны, еллык бухгалтер хисаплылыгын, шул исәптән 2012 ел эчендә “Татнефть” ААҖнең табышлары һәм югалтулары турындагы хисапларны раслау планлаштырыла. Шулай ук утырышларда финанс елы нәтиҗәләре буенча табышны бүлү расланачак. Директорлар советы 2012 ел йомгаклары буенча еллык дивидендларны түләү мәсьәләсен караячак, дивидендлар күләмен, аларны түләү рәвешләрен һәм срокларын раслый.

Исегезгә төшерәбез, 2012 ел йомгаклары буенча акционер җәмгыять тарафыннан 66,7 млрд сум чиста табыш алынган, шуның 30 процентын дивидендлар түләүгә юнәлдерү карала. Моннан тыш, көн тәртибендә тагын өч оештыру мәсьәләсе бар: “Татнефть” ААҖ Директорлар советы һә ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау һәм акционер җәмгыятьнең аудиторын раслау. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2012 елда “Татнефть” ААҖ 26 млн 5 мең тонна нефть чыгарды, шуның 44,6 проценты пластларның нефть бирүен арттыруның төрле методларын куллану исәбеннән алынды. Тулаем алганда, “Татнефть” компанияләре төркеме 2012 елда 26 млн 307 мең тонна нефть чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International