Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 32 нче утырышында катнаша

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 32 нче утырышында катнаша.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Депутатлар Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп кую өчен Олег Коробченко кандидатурасы турында фикер алышыр дип көтелә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Дәүләт Советы Россия Җинаять Кодексының 64 нче статьясына үзгәрешләр кертүгә бәйле федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча закон чыгару инициативасы әзерләгән. Сүз наркотиклар әзерләгән, сатып алган, саклаган һәм тараткан өчен җәзаны катыландыру турында бара.

Утырышта барлыгы 32 мәсьәлә карала, шул исәптән 13 республика законы проекты – беренче укылышта карау өчен һәм тагын бер закон проекты – икенче укылышка әзерләнгән.

Парламентарийлар беренче укылышта 2021 ел өчен Татарстан бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешенә кагылышлы закон проектлары турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International