Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко һәм «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
«Безнең өстенлекле бурыч – төзелеш комплексы потенциалын тулысынча гамәлгә ашыру. Шуңа бәйле рәвештә, безнең өчен «ДОМ.РФ» аша стратегик партнерыбыз белән тыгыз хезмәттәшлек аеруча мөһим, 2019 елдан башлап Татарстанда «ДОМ.РФ» банкы төзүчеләргә 135 млрд. сумлык кредит линияләре ачты, бу 2,5 млн. кв. метрдан артык торак төзергә мөмкинлек бирде», - диде Татарстан Президенты.
Очрашуда Иннополис Университеты һәм «ДОМ.РФ» АҖ арасында тотрыклы үсеш, шулай ук климатик җайга салу, уртак мәгълүмат һәм белем бирү чараларын оештыру өлкәсендә программа карарларын булдыру һәм гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Моннан тыш, сүз «ДОМ.РФ» катнашында инфраструктура объектларын төзү турында барды.
«Төзелештә һәм ТКХда парник газлары чыгаруның өлеше РФдә парник газлары чыгарылган барлык күләмнең 40%ка җитә, бу исә әлеге өлкәне «яшелләндерү» кирәклеген беренче планга чыгара. Шуңа бәйле рәвештә, «ДОМ.РФ» торак төзелешендә түбән углеродлы җитештерүне өстенлекле күрә. 2022 елда күп фатирлы йортлар өчен «яшелләндерү» стандартын раслау планлаштырыла, 2023 елда без ИТТ һәм капиталь ремонт стандартларына таянабыз. Климатик проектларны тормышка ашыру һәм торакка һәм тиешле инфраструктурага углерод берәмлекләрен чыгару – безнең яшелләндерү көн тәртибен үстерү кысаларында чираттагы мантыклы адым», - дип сөйләде «ДОМ.РФ» генераль директоры Виталий Мутко.
«Торак төзелеше темпларын тәэмин итүнең төп шартларының берсе – инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы булдыру. Безгә тиз йөрешле транспорт маршрутлары проектлары, шулай ук ДШП принципларында инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру инструментлары турында безнең партнер «Автодор» белән фикер алышырга кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Россия автомобиль юллары» ДК белән хезмәттәшлек итү өлешендә «Көньяк-Көнбатыш хорда» югары тизлекле транспорт маршруты проектының эш сораулары каралды.
Очрашу ахырында ике килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ДОМ.РФ» АҖ арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында документ имзаланды.
Аннары «Россия автомобиль юллары» дәүләт корпорациясе, «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Соңгы килешү «Автодор» компаниясенең бюджеттан тыш финанслауны, алга таба оператор эшчәнлеген һәм федераль, төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының аерым участокларына карата эксплуатацияләүне тәэмин итүдә катнашырга әзер булуын күз алдында тота.
Үз чиратында, ДОМ.РФ стратегик һәм финанс инвесторларыннан – «ДОМ.РФ» АҖ партнерларыннан һәм башка чыганаклардан бюджеттан тыш финанслауны җәлеп итү өлешендә аналитик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерә.